Отколотое зеркало / Китек к?зге
Шрифт:
Алдаша, х?р?мли бел?е, куштанлыгы армияд? хезм?т ит? чорында бик т? ярап куялар. Сержант аны гел ?з янында ярд?мчесе, к?з?т?чесе итеп й?рт?. Солдатлар Габделбарны кыйнап та, сыйлап та карыйлар, ?мма ул сержантка барысы ?стенн?н ?л?кл?вен д?вам ит?. Армия срогын тутырып кайтып, бернич? атна ял ит?г?, абыйсы к?телм?г?нр?к белдер? ясый:
– Энем, ?зем ис?н чакта сине башлы-к?зле ясап калдырырга ниятл?дем ?ле.
?йл?н? хыялы ике ятып бер т?шен? д? керм?г?н Габделбар югалып кала. Уйламаган т?къдимн?н шатланырга да, кайгырырга да белми.
– Мин бераз ял итеп, эшк? урнашып, кешел?р бел?н аралашып, к??елем? ошаганрак кызны очратып, гаил?не со?рак корырмын дип планлаштырган идем.
Абыйсыны? ?авабы кискен ??м катгый була:
– Юкка башы?ны ватма. Сине? ?чен уйларга мин бар. Т?к вот. Минем муенда утыру срогы узды. ?з балаларымны укытып бетер?сем бар. Сине бик ?йб?т, х?лле,
Габделбар абыйсыннан «мине ?йл?ндерерг? уйлаган кызыгыз матурмы, эшч?нме, ?ти-?нисе бармы» дип сорарга ?лгерм?де, абыйсы нотыгын д?вам итте:
– ?ти-?нисе авылда яшил?р. – Абыйсыны? телен? ?зен? кир?кк?нд? шайтан т?керг?н диярсе?. – Кызны? й?зе шик?р т?сле ак, к?зе – чакма, куллары – каз муены. Кия?д?ге апасы янында ш???рд? яши.
– Минем кебек, туганнарыны? хезм?тчесеме? – дип, абыйсына т?рттереп алуы теге??рг? тузынырга, н?гър?л?р орырга, эченд? ?ыелган бар к?бекл?рен чыгарып ташларга с?б?п булды. «?ксез бала асраса?, авызы?-борыны? кан булыр» ы да, «К?т р?хм?т – алырсы? н?гъл?т» е д? – берсе д? калмый. Габделбары да солдатта ???тлекк?, ?зен? тиешле ботканы сугышып булса да алырга ?йр?нг?н иде шул.
– Д?ньяда м?х?бб?т, яратышып, ?ич югында, й?реп ?йл?н? диг?н н?рс? д? бар бит ?ле.
– Болар барысы да йомшак авызлар, сел?г?ен агызып й?р?че буш бугазлар, ялкаулар уйлап чыгарган н?м?ст?к?йл?р. Гаил? кору, балалар ?стереп, н?селне д?вам иттер? килде-китте хист?н ?стен. М?х?бб?т диг?н ?к?м-т?к?мне? нигезенд? тел?к кен? ята. ? тел?кне хатын-кызны? мул к?кр?ге, б?селеп торган арты, балага узганчы билл?рен сыгылдырып-б?гелдереп й?ри бел?е тудыра. Шунда шалт итеп м?х?бб?т к?т?рел?. Сине? булачак хатыны?да боларны? барысы да артыгы бел?н, ?зе ягымлы, эш с?юч?н, – дип, кызны ян?д?н Габделбарны арытканчы мактарга кереш?.
«?лешем? тиг?н к?мешемдер, урамга чыгып, кыз эзлимме, тапсам да, аны кая алып кайтыйм, н?рс? ашатыйм, туй чыгымнарын кем к?т?рер?» кебек уйлар да кер? м?ст?кыйль карар кабул ит?не яратмаган егет башына. К?членеке замана ик?нлекне ул армияд? бигр?к т? яхшы т?шен?. Б?др?ф юучылар, б?р??ге чистартучылар арасында ул генерал т?гел, х?тта майор баласын да к?рм?де. Ирт?ме-со?мы ??ркем ?з гаил?сенд? яш?рг?, хезм?тчел?р н?селенн?н булса да д?вамчысын калдырырга тиеш. Куркактан – куркак, колдан кол гына туасын чамалый иде ул. Абыйсы да ятимн?н туйгандыр. ?зе ис?н-имин чакта аны урнаштырып калдырырга тырышуын да а?лап була.
К?зен оешкан гаил?л?р б?хетле була дип, абыйсы аны Габбасовларга агачлар яфракларын кызыл, сары, тагын ?лл? нинди т?сл?рг? буяган чорда ?з машинасына утыртып алып китте. ?ил ис? у?аена яфракларны? ?ирг? т?ш?л?рен т?р?з?д?н к?з?теп баруы к??елле ик?н. Абыйсыны? танышлары кырмызы кирпечт?н салынган, ?йл?н?-тир?се биек кара койма бел?н ?йл?ндереп алынган авыл клубы х?тле ?йд? яшил?р ик?н. Йортта салкын бел?н тартышып утырган к?зге ч?ч?кл?р, тышкы ишекне ?т?г?, бик ?айлы киемн?р элгече, шунда ук куелган г??ит-журналлар ?ст?ле, бигр?к т? ике зур б?лл?р люстра эленеп торган, таба т?бе кебек шома паркет ид?нле б?лм? – абыйсыны? агач ?енн?н, солдат барагыннан башканы к?рм?г?н Габделбарны та? калдырды. «Яшил?р бит кешел?р», – дип уйларга да ?лгерм?де, к?зл?ре ?ил?к-?имеш, яшелч?, кыздырылган тавык, туралган тел, колбаса, чикл?векл?р, ак к?м?чк? ягылган кызыл уылдыклар, тагын ул белм?г?н нигъм?тл?р бел?н тулган ?гъла ?ст?лг? т?ште. Абыйсын шулай х?рм?т ит?л?рме, ?лл? кыздан котыласылары кил?ме, анысы со?рак ачыкланыр, тизр?к ашарга утыртсыннар иде.
Д?ртпочмаклы ?ст?л ?стен и?л?п алганнан со?, Габделбар т?р ягында утырган, халатынамы, к?лм?ген?ме ?лгерг?н кызыл ?ил?кл?р т?шерелг?н, киемн?рен? сыеша алмыйча тырпаеп торган мул к?кр?кле кызны к?реп алды. Ул да кунакка килг?н кеше кебек, урыныннан чак кына к?т?релеп, ?леш т?линк?л?рен, ч?нечке-пычакларны урнаштыру бел?н м?шгуль. ?лк?нр?к ханым кебек икенче б?лм?д?н ризык ташымый. ?илк?сен? сыланып торган ко?гырт ч?ч, т?г?р?к й?з, ризыкны эл?ктереп алу ?чен ?зерл?неп куелгандай алгарак чыгып торган тулы иренн?р, ?релг?нд? к?ренеп алган сыгылмалы билл?р Габделбарны? к??елен? хуш килде. «Мин бу туташка ??в?л гашыйк булырга, аннан со? ?йл?нерг? тиеш булам бит инде. ??рх?лд?, шул тулы т?шле кыз минем гомерлек юлдашым, таянычым булыр дип фаразлана. ?г?р а?а ошамасам нишл?рг?? Х?ер, алары башларны уртак т?ш?кк? салгач кил? торгандыр», – дип уйлады Габделбар. ?рекм?н колак абыйсы юлда килг?нд? шулай дип а?латты. Тын тартырга да ?лгерм?дел?р, кулларын бер-берсен? ышкый-ышкый,
ху?а да б?лм?г? килеп керде.– Белми д? торам, кадерле кунаклар – булачак кодалар – ?емд? утыра ик?н. Халид?се д? алданрак кис?тм?де. Яле, карчык, бардан Шотландияне? ?зенн?н ?к килг?н эчемлекне алып кил ?ле.
Элеккеге нигъм?тл?р янына рюмкалар, виски, шампан ш?рабы диг?нн?ре ?ст?лде.
Т?рг?, ?зен ?сма дип таныштырган кыз янына утыртылган Габделбар беренче м?лд? ?зен ашка т?шк?н таракан кебек бик киеренке тотты. Теле ?йтерсе? л? а?кауга ябышкан, тиешле с?зл?рне д? укмаштырып чыгара алмый. Шулай да егет гомеренд? бик сир?к к?рг?н, беришесе б?тенл?й я?а ризыклардан баш тарта алмады. Р?хс?т булуга, Габделбар, атна буе ач торган кешед?й, ?ст?лд?ге т?рлед?н-т?рле т?мле азык-т?лекне ашыгып-кабаланып авызына тутыра башлады. ?йтерсе? л?, барысын да тиз ген? капкаламаса, кемдер кире алып кит?рг? кулын сузган. ?сма егетне? ?ле уылдыкка, ?ле с?мбаш, керк? балыкларына, т?рле чикл?векл?рг? ташлануына к?лемсер?п т?, аны? х?лен а?лап та к?з?теп торды. Бер-ике ч?рк? ш?рабны т?гаенл?п куйгач, м??лес ?з ?аен алды, ?лк?нн?р гаил? б?хете, аны? кил?ч?ге, ярд?мн?ренн?н ташламаулары турында с?з куерткан арада Габделбар песи баласы кебек йомшак, ?ылы н?рс?не? янтавына орынганын сизде. ?сма кулын кая куярга белми интег? ик?н. Габделбар аны ки? учына алды. Дымлырак кулдан таныш булмаган дулкын б?тен т?нен? таралып, ?и?елч? калтырауга к?чте. Рюмкалардан кыюлык алган егет кулын ?сманы? ит?ген? елыштырды, т?ртеп ?иб?р? урынына кызны? кулын тир?нг?р?к т?ртк?нд?й х?р?к?те к??елен? аеруча хуш килде. ?ст?л артындагы юк-бар, чынлыкта яшьл?рне? кил?ч?ге, язмышлары турында с?йл?ш?л?рне т?ш к?рг?н шикелле ген? кабул итеп утырдылар. Абыйсы в?гъд? итк?н м?х?бб?те тугланып ятканда, Габделбар ?чен ?ст?л артындагы с?йл?ш?л?рне? бер ???мияте юк иде. Абыйсы н?рс? турында х?л кылганнарын со?ыннан а?латты. Яшьл?р ?йл?нешк?ч, Габбасовлар коттеджында торачаклар ик?н. Б?лм?л?ре элек гараж дип уйланылса да, ?ылы кертелг?н, аерым ишеге бар, ди. Шуны? ?чен аларга йорт эшл?рен ?з ?илк?л?рен? алу, болын х?тле бакчаны карап, бассейнны? суын алыштырып, мунчаны ягып, этне ашатып тору вазифалары й?кл?н? ик?н. ?сма к?нен? ?ч тапкыр аш ?зерл?? бел?н ш?гыльл?нерг?, Габделбар ху?аларыны? гипермаркетында тауарларны кабул итеп, килеш-китешне барлап, Сахипны? с?зенн?н чыкмый торган к?з?т?чесе, ярд?мчесе функциял?рен ?стен? алырга тиеш була, ди.
Т??ге м??лес к?п н?рс?не ?з урынына куйды. Яшьл?рне? ризалыгын сораучы да булмады. ?сма кунакларны озатырга чыкмады, ?ст?л артыннан аз гына к?т?релеп, кулларын из?п кен? саубуллашты. Никах вакытында да мулла бабайны? ?йтк?нн?рен кабатлап, ?ст?л янында гына утырды. Язылышкан вакытта да, туй к?лм?ге ид?нг? т?шеп тору с?б?пле, Габделбар кызны? абыйсы бармакларын шартлата-шартлата мактаган тулы аякларын к?з нурында коендыра алмады.
Туйны? икенче к?ненд? ?стен? кыска халат киеп, ч?й ?зерл?п й?рг?н ?смасы а?а, бодай сугып кайткан к?зге тук каз кебек, як-якка авышкалап й?рг?нд?й тоелды. Сул як ?илк?се, атлаган саен, аскарак т?шеп ала. Ятагыннан к?т?релерг? иренеп яткан б?хетле Габделбар сорап куйды:
– Хатыным, ?лл? кич? аягы?ны авырттырды?мы, аксабрак атлагандай… Туйда бием?де? д? кебек.
Ир хатыны булу морадына ирешк?н ?сма, с?з гад?ти н?рс? турында баргандай гына итеп:
– Юк, авырттырмадым, минем тумыштан сул аягым кыскарак. Си?а ?йтм?дел?рмени?
Габделбар, й?зе бел?н менд?рг? капланып, шактый д?шми торганнан со?, б?тен ?кенечен салып ы?гырашып куйды.
– Йа Ходам. Ятим баланы монда да алдадылар.
Б?йл?нчек ?т?чт?н качкан тавык кызыгырлык тизлек бел?н ?сма к?рше б?лм?д?н кечкен? т?г?р?к к?зге алып чыкты.
– Габделбар, яле, ?зе?не к?згед?н кара. Минем й?земне, мамыктай т?немне исе?? т?шер. ?ти мин яралган к?нн?рд? эчеп-тузып й?рг?н. Балаларыбыз сау-с?лам?т булып, безне? кебек хезм?тчел?р д?р???сенд? калмасыннар дис??, шайтан суыннан ераграк торырга тиешсе?.
?сма ?зе д?, аягыннан оялып, яшьл?р бел?н аралашмыйча, а?а диг?н бер гарибе килеп чыкмый калмас ?ле диг?н якты ?мет бел?н яш?г?н. Казанга апасы янына к?чеп кил?ене? т?п с?б?бе д? шул була. Кеше к?п яши торган калада ?зен? ти?е, чил?ген? к?р? капкачы табылмый калмас ?ле. Ире аны? ?чен Алладан со? икенче олы зат булачак. Аш-суга осталыгы бар, туган авылларында да гел казан тир?сенд? булды. Механизаторларны, мал караучыларны, колхоз кунакларын сыйлады. Кеше к?ен к?йли, ту? й?р?кл?рне д? с?зе, ?ылы карашы бел?н эрет? бел?. Тоемы к?чле. Ике бармак ки?легенд?ге ма?гайлы, б?р??ге борынлы, ту? биял?й кебек шапылдап торган иренле булса да, к?р?к х?тле куллы, дугадай алга чыгып торган к?кр?кле, б?р?н? сорап торган таза ?илк?ле Габделбар янына килеп утыруга, «бу минеке, моны ычкындырмаска» дип, к??елен? беркетеп куйды.