Чтение онлайн

ЖАНРЫ

Отколотое зеркало / Китек к?зге
Шрифт:

Л?йл? бел?н Морад ул кичне кафеда ик?? ген? калгач, ?зл?рен кавыштырган вакыйганы р?х?тл?неп, ??елеп, к?лешеп иск? т?шереп утырдылар. ??р кечтеки деталь, машина к?згесенд? к?зл?рне? очрашып алуы, икесен? д? оят булып кит? алар ?чен ифрат м??им тоелды.

– ? син, Морад, к?зл?рем? чумды?.

– Сине? к?зл?ре? ми?а т?бен? з??г?р к?к й?зе т?шеп утырган серле кое булып тоелды.

Мондый г?пл?шеп вакыт уздырулар икенче, ?ченче, тагын ?лл? нич?нче очрашуларда д?вамын тапты, концерт залларына, бию м?йданнарына алып килде. ??р я?а к?реш?д? егет Л?йл? холкыны? к?рк?м якларын ачып, кызны? ?зен? торган саен ныграк ошый баруын, аны бернич? к?н к?рми торса, бик ???миятле, кыймм?тле ?йберен югалткандай хис ит? башлауны сизде. Яшь булса да, аны? ??р ш?йг? ?з б?ясе, х?кеме булуы, шат к??еллелеге, х?тта ?зенч?

т?мл?п, д?ньясын онытып ?беш?е хатын-кыз назын шактый татыган Морадны да ?сир итте. Чын-чынлап, малай-шалай кебек ихтыярымны югалтырлык д?р???д? гашыйк булам т?гелме дип, шатланыргамы, кайгырыргамы ик?нен т?гаенли алмыйча хисл?неп, кичерешл?р д?ньясына чумып утырулары еш була башлады. Нишлисе?, бу фани д?ньяда синн?н тормый, ихтыяры?а буйсынмый торган к?ч т? бар, к?р?се?. М?х?бб?тк? ??мм? инсанны? к??елен? хуш килерлек а?латма-билгел?м?не? табылганы юк бит ?ле. ??ркем ?зенч? акылдан шаша. Л?йл? д? ми?а битараф т?гел бугай. Юкса, к?нен? ?лл? нич? м?рт?б? телефоннан шалтыратып, ??рдаим очрашуга ?зер булып тормас иде. Б?лки, без гашыйклардыр, бер-беребезне гад?ти булмаганча эзл?п табуны югары к?чл?р оештыргандыр. Уртак танышлар, студент тормышы, киен? ?сбаплары турында кемг?дер бик буш, м?гън?сез тоелган с?йл?ш?-к?леш?л?рд?н т?м таба торган булдылар. Л?йл? бервакыт:

– Морад ?аным, мин сине гомерем буена дулкын арасыннан аккош к?тк?нд?й эзл?дем, – дип, каядыр укыган, ишетк?н ясалмарак ??мл? ычкындыргач, егет т? ?зене? «белгечлеге» н? кереп китте.

– Л?йл? матурым, м?х?бб?т ул – ?ан бел?н т?нне? берд?млеген табу билгесе, язгы суларны? и?р?п ташуларына, к?к к?кр??л?рен?, яшенн?рг? ти? б?ек хис, олы б?л?к, тетр?ндергеч хал?т. Аны саклый, кадерли белерг? кир?к. Ул, – мин си?айтим, зи?ен бел?н а?лап бетер? алмаслык ила?и к?ч, к?кт?н и?г?н б?хет, – дип, кызны с?рхушландырганчы сайрады.

К?р?се?, еш-еш утлы сулаудан, Морад теленн?н т?шк?н матур с?зл?рд?н Л?йл?не? йон к?лм?генд?ге ?ске каптырма с?д?пл?р чишелеп кит?. Кыз, берни уйламыйча:

– Морад, с?д?пл?рем ычкынды, каптырырга булышмассы?мы? – ди.

С?д?п т?йм?л?? капчык ташу яис? эссе к?нд? печ?н чабу т?гел ич, бу ш?гыльг? егет бик тел?п алына. М?г?р к?лм?кне? ?ске ?лешен каптырырга гына в?кал?тле куллар к?кр?кне? тигез кырда калкып чыгып, тырпаеп торган биеклегенд? тукталып калалар. ?лгерг?н алманы кыскан куллар т?йм? каптыру турындагы вазифаларын онытып ?иб?рг?н мизгелд? Морадны? б?тен т?не буйлап ток ?иб?рдел?рмени, ?зе ?йтмешли, бала-чага кебек теше тешк? шакылдап б?релг?нче калтырана башлый. С?д?пл?рне заманча «каптыру» кыз к??елен? д? хуш кил?. Ашыктырмый, к?йсезл?нми. Морадка аны? тавышы ерактан, м??гелект?н килг?нд?й тоела:

– Абзыкай, ?й, абзыкай, мин сезд?н к?лм?к т?йм?л?рен каптырырга сораган идем, сез аларны чишеп барасыз т?гелме?

Л?йл?не? тавышы да тамагына юк? балы утырган кешенеке кебек карлыгыбрак, д?ресе, к?кр?кт?н, егетне? кулы тир?сенн?н чыккандай тоела. Икесен? д? отыры р?х?т иде. Кызык инде, нибары ике ай элек д?ньяда яш??л?ренн?н д? х?б?рдар булмаган кешел?р ян?ш? атлап кил?л?р д?, туктап, беренче к?рг?нд?й, озак итеп бер-берсен?, миш?ре? ?йтмешли, багып торалар. Ике арада сузылган наз ?ебе к?решмич? торганда да й?р?кл?рен? яш?? д?рте биреп тора.

– Китап укыганда да, сине? й?зе? к?з алдымда, ачык битне? сул ягында х?рефл?р бии, у? ягында син елмаеп басып торасы?, Морад. Аэропортны? к?т? залындагы кебек.

Шул мизгелд? кызны? к?зл?ренд? шаян ут чаткылары бии. Тик Морад кызны? катлаулы эчке хал?тен а?лап бетерми. Кир?ге д? юк. Алар бер-берсен к?пт?нн?н белг?нн?р, тик очрашу с?гате ген? кичектерел? килг?н. Моннан со? Алла юк, булса да, вак-т?як, артык ш?хси х?лл?рг? юн?леш биреп торырга ?итешми дип ?йтеп кара!

Б?тен барлыгын онытып с?ешк?н мизгелл?рд? д? Л?йл?не? к?зл?ренн?н мо?сулык с?ремен юып т?шер? алмаган ике с?б?п бар иде. А? т?пкелен туктаусыз тырнап, борчып торган серне Морадка да чишеп булмый шул. Кил?ч?кл?ре ?чен н?къ а?а белдерм?? х?ерле. ??рх?лд?, туй узганчы. Берсе – баскетболистны? д?гъваларыннан котылу, китерг?н зарарын сиздерм??, ?зенн?н биздер? булса, икенчесе – яраткан ?тисене? т?пчен?енн?н, ?хлакый ки??шл?ренн?н файдалы гына арыну иде. Алёша М?ск??д?н кайтып т?шк?нне? икенче к?ненд? ?к шалтыратып, «мин бик ашыгыч р?вешт? башка ш???рг? чыгып кит?рг? м??б?р булдым, кес? телефонымны ?йд?

онытып китк?нмен, зин?ар, гафу ит, сине югалту куркынычы янагач, т?н йокыларым качты, м?х?бб?темне? Урал тауларына ти? олылыгын а?ладым, б?ген безне? уенны карарга килегез, со?ыннан и? затлы ресторанга алып барырга риза» дип, с?йг?нен очрашуга чакырган сандугач кебек сайраса да, аны? поезды тукталышны узып китк?н иде. К??елен башка ялкын бил?г?н кыз, спортчыны? гомуми с?зл?рен колагы яныннан уздырып, д?гъвачыга бернинди ?мет калдырмыйча, кискен итеп ?авап бирде:

– Яратуы? чын булса, мин мо?а, ?лб?тт?, шикл?н?м, ми?а артык шалтыратма, Алёша. ?тенеп сорыйм. ?зе?? кир?ген минем кил?ч?к турында уйламыйча талап алды?. Яшьлек хатам ?чен гомерем буенча к?з яшьл?рем бел?н т?л?рг? туры килм?г?е. Сборларга й?р?е?не, буе? бел?н алдавы?ны д?вам ит!

Тыелган алманы татып караган баскетболчы со?гы тапкыр булса да очрашып, с?йл?шеп утыруны кат-кат сорады, ?зерл?п куйган зинн?тле б?л?кл?ре бел?н д? кызыктырып карады. ?йл?нерг? тел?ге барлыгы турында кат-кат т?крарлагач та, кызны? чакма ташы сыман каты торуын к?рг?ч, со?гы чараны – коткыны эшк? ?икте:

– Сине? я?а егете? турында м?гъл?матым бар. Аны? хатын-кызны? башын ?йл?ндер? т??риб?се зур ик?н. Уйлап кара: аны утыз яшен? ?итк?нче ?йл?нмич? яис? кыз-кыркынны таптамыйча яш?г?н дип уйлыйсы?мы? Шуны? ?стен? ул иске, шалтыр-шолтыр й?ри торган тугызлы машинадан башканы к?рм?г?н х?ерче аспирант.

Олы спорт даир?сенд? кайнаучыларны? рухи д?ньялары сай, акчага берекк?нлеген, мактанудан т?м табуларын, ?зл?рен ?лл? кемг? куярга ма?ирлыкларын белг?н Л?йл? озын егетне? авызын япты:

– Мин аны? тормыш ма?араларын яхшы бел?м. ??мм?сен б?йн?-б?йн? ?зе с?йл?п бирде. – Шунда ук ?з ялганыннан кызарып китеп. – Кия?г? чыгарга т?къдим ясады. Тизд?н г?рл?теп туй уздырачакбыз, – диде.

3

Морадны? ?зен? ?итди м?н?с?б?тен, кил?ч?ген б?йл?рг? ?ыенуын, акылыннан бигр?к хисси тоемы бел?н ачыклагач, Л?йл? ?тисе бел?н с?йл?шерг?, ки??шерг? булды. Шу?а инанганчы ?тисене? чакырулы карашын сизм?мешк? салышып й?рде.

– ?ти, без Морад бел?н бик якынаеп кил?без. Ул ми?а к?нн?н-к?н ныграк ошый бара.

Б?др?леген саклаган аксыл-?ир?н ч?чле, з??г?р т?с й?герг?н соры к?зле, уртача буйлы, ?итез х?р?к?тен? караганда, яшьлегенд? й? й?герешче, й? биюче булганлыгы сизелеп торган ?ти кеше, олы залдагы к?н тышлы диванга ?айлап утырып, янында басып торган кызыны? учын й?нт?с кулына алып:

– ?йб?т булган, кызым. Хуплыйм. Юкса, Л?йл?мне? д? к??? б?тие кебек сикеренеп, бушка вакыт уздырып й?рер к?нн?ре ?теп, ?з учагын ягып ?иб?рер с?гате узып китм?сен дип борчылып й?ри башлаган идем. Кызлар бит кыяр кебек, тиз ?лгер?, момент бозыла.

Л?йл? ?тисене? с?зл?ренн?н юри чыраен сыткан булды, сары кашлары, та? атканчы к?решерг? ашкынган Сак-Соклар кебек, бер-берсен? тартышып куйдылар.

– Юкка хафаланасы?, ?ти, ??рн?рс?не? ?з вакыты, ?ае бар. ?лл? минн?н туйдыгызмы, бу кыздан тизр?к котыласы иде диг?нр?к хыял бел?н янып-к?еп яшисезме? – диде, уенын-чынын бер ми казанында кайнатып.

– Ничек инде сезне? язмышыгыз, кил?ч?гегез ?чен без борчылмыйча яшик ди. Бала?ны б?тен ?мете?не баглап ?стер д?, аны? ирт?гесе к?не турында уйлама, имеш. Бигр?к т? кыз баладан аерылу авыр ик?н. Кадерле?не б?тенл?й белм?г?н чит-ят кеше кулына тоттырып, кош баласын очырган кебек, оя?нан чыгарып ?иб?р ?ле. Х?лемн?н килс?, ?зегез риза булсагыз, газизл?ремне гел янымда гына тотар идем д?, балалар тизр?к ?йд?н чыгып кит? ягын карыйлар шул, – дип, Сахип ?ф?нде ихластан к?рсенеп алды.

?тисен бераз кызганып куйса да, к?ефе хуш Л?йл? югары д?р???д?ге г?пл?шеп утыруны ян?д?н шаянрак эзг? т?шер? ягын каерды:

– Мине яныгызда тотасыгыз килс?, ике як та хупларлык вариант т?къдим ит?м.

– Нинди?

– ?йл?нешк?ч, Морадны монда алып кайтырмын. ?ен? чакырганы булмаса да, с?йл?вен? караганда, аны? бер б?лм?ле фатиры безне? Томан оясыннан аз гына зуррак булырга тиеш.

– Кая яш?? м?сь?л?сен ?тие? ис?н-имин чакта х?л ит?р. Урамда калдырмам. Безне? янда, о?махта яш?рг? тел?м?с?гез, ?ние?не килен итеп т?шерг?н хрущёвкабызны да саклап тотам.

– Д?нья барышы шу?а ?айланган инде, – диде Л?йл?, ?итдил?неп. – Ата к??еле – балада, бала к??еле – далада дип, юкка гына ?йтм?г?нн?рдер, – дип ?ст?де, кайчандыр ишетк?н м?кальне бераз ?зг?ртеп.

Поделиться с друзьями: